Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәтер көне кысаларында ябык һәм гамәлдәге шәһәр зиратларын чистарту эшләре башкарылды. Комсомол районы территориясендә чистарту чаралары ГЭС, Элеватор тавы бистәләрендә һәм 32 комплекста узды. Зиратларны һәм якын-тирә территорияләрне корыган ботаклардан һәм яфраклардан чистарту эшләре башкарылды, чүп-чар чыгару оештырылды.

146 кеше җыештыруда актив катнашты, бу – Мулланур Вахитов ис 2 нче гимназия хезмәткәрләре, 11, 56, 10, 12 һәм 20 нче мәктәпләр, "КОМ" компанияләр төркеме, "Горкоммунхоз" МУП, "32 комплекс" , "Кызыл Тау","Старые Челны", "Мирный" ТИҮ рәисләре һәм район халкы катнашты. Җыелган һәм чыгарылган каты көнкүреш калдыкларының, ботак һәм яфракларның гомуми күләме 51 куб м тәшкил итте, өч берәмлек техника җәлеп ителде.

Гамәлдәге зиратта җирләү урыннарын чистарту өчен инвентарь әзерләнгән иде: 143 көрәк, 86 тырма, 500 капчык, 28 сәнәк. Әйтергә кирәк, туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерергә теләүчеләр өчен автобуслар оештырылды.

Боровецкое авылы зиратында да җыештыру эшләре башкарылды. Анда территорияне 21 кеше чистартты.

Шәһәр зиратларын чистарту һәм төзекләндерү эшләренә барлыгы 9 берәмлек техника, "Горкоммунхоз" МУП 36 хезмәткәре, 73 укучы һәм студент – 3838 кеше җәлеп ителгән, 535 куб м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды.

Шимбә, 26 сентябрь 2020, 15:19