Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шимбә көнне, 26 сентябрьдә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең расланган өч мәйданчыгында үз эшләрен дәвам иттеләр. Барлыгы 1900 тоннадан артык 35 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде, 327 сәүдә урыны оештырылды. Ярминкәләрдә төп катнашучылар – Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре. Шулай ук башка 10 муниципаль районнан да авыл хуҗалыгы продукциясе алып килгәннәр. Ярминкә мәйданчыкларында сыер ите, сарык ите, кош ите (каз, үрдәк, тавыклар), сөт һәм башка сөт продукциясе, яшелчә, камыр ризыклары һ. б. киң ассортиментта тәкъдим ителде. Ярминкәдә чаллылылар бәрәңге, суган, кишер, чөгендер һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алдылар.

Ярминкә мәйданнарына кертелгән барлык продукция Яр Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе тарафыннан контрольдә тотылды. Киләсе ярминкәләр 3 октябрьдә расланган мәйданчыкларда узачак.

Шимбә, 26 сентябрь 2020, 15:31