Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре яшьләре арасында XIX Спартакиада кысаларында арбалеттан ату буенча турнир, «Заман» яшьләр үзәге территориясендә узды. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Турнирда шәһәрнең 16 эшче яшьләр командасы катнашты: «КАМАЗ» ГАҖнең двигательләр заводы, «КАМАЗ» ҖАҖнең фәнни-техник үзәге, «ТФК «КАМАЗ», сугыш ветераннары өчен госпиталь, Яр Чаллы ТЭЦының «Татэнерго» филиалы,  Түбән Кама ГЭСының «Татэнерго» филиалы, «Асылташ» социаль приюты, «Хайер Фридж Рус», «Ремдизель», «ДОМКОР», «РУ-Инжиниринг», «Идел буе экологик компаниясе», «Челны-Бройлер» предприятиеләре.

 Катнашучыларны Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов, Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы рәисе Дмитрий Ульдяков сәламләделәр.

Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 3 урынны «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводы командасы (98 очко); 2 урынны «КАМАЗ» ГАҖ фәнни-техник үзәге командасы (111 очко); 1 урынны «Хайер Фридж Рус» командасы (113 очко) яулады.

Дүшәмбе, 28 сентябрь 2020, 10:35