Якшәмбе, 22 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Вера Александровна Липатова һәм Александр Никитович Трошин 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Юбилярларга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре Мәрьям Мостафина һәм Халидә Әхмәтгәрәева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Вера Александровна Чистай районының Урахча авылында туа. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1951 елда Липатов Владимир Михайловичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Вера Александровна Чистай шәһәре типографиясендә текстлар җыючы булып хезмәт куя. 2014 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Вера Александровна – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Александр Никитович Татарстан Республикасы Тукай районы Шайтаново авылында туган. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә йөри. 1950-1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1956 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Алабугага күчеп килә. 1954-1968 елларда Алабуга балык заводында эшли. 1968 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Александр Никитович Автозаводстрой предприятиесендә хезмәт куя. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Александр Никитович Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 29 сентябрь 2020, 10:39