Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда машина төзелеше тармагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул машина төзелеше өлкәсендә эшләүче Чаллы белгечләренең югары профессиональлеген билгеләп үтте: "Яр Чаллыда җитештерелә торган продукциянең 75%ы – машина төзелеше тармагы продукциясе. Безнең шәһәрдә бу өлкәдә югары квалификацияле, тәҗрибәле белгечләр эшли. Без бүген нефть химиясе сәнәгате продукциясен, энергетика өчен катлаулы җиһазлар, ил оборонасы өчен автомобильләр җитештерәбез", - дип ассызыклады ул.

"КАМАЗ - безнең горурлыгыбыз! Бу шәһәрне барлыкка китерүче предприятие генә түгел, ә милли байлык, милли бренд та. Һәм ул Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Без автомобиль төзүчеләребез белән горурланабыз. Икътисад үсешенең төрле чорларына карамастан, без двигательләр заводында булган янгынны да хәтерлибез, аннан соң да "КАМАЗ" аякка баса алды. Бүген ул конкуренциягә сәләтле К5 серияле автомобилен чыгара", - диде мэр.

Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Алар – КамАЗ, Риат, "Кориб", "ПРОФТЕРМО" заводы,Татпроф, "ХАЙЕР ФРИДЖ РУС" һәм башка предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре.

Ике хезмәткәр - "КАМАЗ" ГАҖ Тимерчелек заводындагы штамплау-инструменталь корпусының 6 нчы разрядлы слесарь-инструменальщигы Ринат Җиһаншин һәм "КАМАЗ" ГАҖ Пресс-рама заводы пресслау цехының 6 нчы разрядлы салкын штамплау җиһазларын көйләүчесе Сәяр Хөснуллин - Татарстан Республикасының Атказанган машина төзелеше хезмәткәрләре булдылар.

Бәйрәм кунаклары хөрмәтенә «Болгар» бию театры артистлары чыгыш ясады.

Сишәмбе, 29 сентябрь 2020, 16:00