Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Бүген Дәүләт Думасы «Кулланучылар кредиты (заем) турында» Федераль законга махсус салым режимнарын кулланып, эшмәкәрлек яки башка төр эшчәнлектән керем алучы гражданнарга «ипотека каникуллары» бирүне тәэмин итү өлешендә төзәтмәләр беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:

"Бер ел чамасы элек гражданнарның финанс хәле начарайган очракта ярты елга «ипотека каникуллары» алу хокукын бирүче закон үз көченә керде. Бу хокуктан йөзләгән мең кеше файдаланган. Тик бу вакыт эчендә эшмәкәрләргә карата законнардагы җитешсезлекләр ачыкланды. Эш шунда ки, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар 2-НДФЛ белешмәсе бирү мөмкинлеге булмау сәбәпле банклар тарафыннан баш тартуга юлыккан. Миңа һәм хезмәттәшләремә бу мәсьәлә буенча эшмәкәрләр мөрәҗәгать иттеләр һәм мөрәҗәгать итәләр. Бүген без законда салым декларациясе дә, керемне теркәү кенәгәсе дә, башка документлар да керемне раслый ала дип язабыз. Без әлеге нормадан файдалана ала торган гражданнар категориясен киңәйтәбез. Ә бу биш миллионнан артык кеше – шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр, илдә нәкъ менә шуның кадәр кеше теркәлгән".

Закон проекты белән кулланучылар кредиты (заем) турындагы законнарны тулыландыручы нигезнамә, заемчыга карата махсус салым режимнары кулланыла торган эшмәкәр яки физик зат булса, заемчының авыр тормыш хәлендә булуын раслаучы документлар сыйфатында (заемчыга "ипотека каникуллары" бирү максатларында) эшмәкәрлек яисә башка эшчәнлектән керемнең булуын раслаучы башка документлар тапшырыла ала, аларның исемлеге кредитор тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

Сишәмбе, 29 сентябрь 2020, 16:41