Казанда «О-чаг» яшь гаиләләр республика форумы узды. Ул барлык битараф булмаган кешеләрне берләштерде. Чараның максаты – гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту мәсьәләләренә битараф булмаган актив һәм инициативалы яшьләрне берләштерү. Форум программасы ике форматта узды: читтән торып (ZOOM онлайн платформасында) һәм Казандагы «Московский» мәдәни үзәге базасында. Автокаланы «Орион» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Екатерина Бряндина тәкъдим итте.
Очрашуда ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов катнашты, ул уңышлы проектны хуплады, катнашучыларга уңышлар теләде һәм иң
яхшыларны бүләкләде.
ТР яшь гаиләләр берләшмәсе җитәкчесе итеп бертавыштан Екатерина Бряндина
сайланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 сентябрь 2020, 12:01