Мы в социальных сетях

Мәктәп Раскольников урамында «Святой Великомученик Георгий Победоносец» приходы территориясендә барлыкка киләчәк. Бүген төзелеш объектында шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Эшләр бу җәйдә, июнь аенда башланган иде. «Ремонт-төзелеш компаниясе» подрядчы булып тора, аның хезмәткәрләре элек 27 нче комплекста чиркәү төзегәннәр.

Кама аръягы округы буенча благочинный протоиерей Андрей Дубровин мэрга төзелеш барышын аңлатты һәм эш планнарын тәкъдим итте.

 Гимназиядә 1-11 сыйныф укучылары белем алыр дип планлаштырыла. Белем бирү учреждениесенең сыйдырышлыгы 200-300 укучы тәшкил итәчәк. Мәктәпнең өч катлы бинасы янында стадион урнаштыру нияте бар.

Хәзерге вакытта объектта гимназиянең төп бинасы фундаментын төзекләндерү эшләре бара.

Гимназия приход кешеләре акчасына төзелә. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, беренче чиратта фондны гамәлгә куярга, Попечительләр Советы җитәкчесен сайларга һәм проект-смета документациясен эшләргә кирәк. «Без бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзер. Мөһим эш. Бер генә дин дә начарга өйрәтми: бер-берсенә, барлык конфессияләргә, кешеләргә хөрмәт белән карау, ярдәм итү мөһим. Төзелеш эшләре шәһәрнең гомуми копилкасына керәчәк. Рухи тәрбия мәсьәләләре – бүген, кызганычка каршы, барыбызга да җитеп бетми, шуңа күрә бу объектка аңлау белән карарга кирәк», - диде Наил Мәһдиев.

 Объект паспорты нигезендә төзелешне тәмамлау 2023 елның августына планлаштырылган.

Чәршәмбе, 30 сентябрь 2020, 14:51