Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 4 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә Яр Чаллының тарихи урыннары буенча велоквест узачак. Җыелу урыны – Габдулла Тукай исемендәге яр буе ("Тәүбә" мәчете янында). Чарада катнашырга теләүчеләр 8(8552)71-39-81 телефоны яки @MUSEUMCHELNY Instagram бите аша "Велоквестка телим!" билгесен күрсәтеп языла алалар.

Команда велоквестында катнашучылар "Тәүбә" мәчете янында җыела, аннан төп туристик маршрут башлана. Алга таба катнашу кагыйдәләре яңгырый, маршрут картасы тапшырыла. Һәр этапта команда яңа бирем ала. Узасы маршрут буенча катнашучыларны проектның вәкиле озатып йөрәячәк. Чараның нәтиҗәләре күрсәтелгән соңгы объектта ясала.

Катнашучыларның үзләре белән битлекләр һәм перчаткалар булу шарт.

Җомга, 2 октябрь 2020, 09:38