Хөрмәтле чаллылылар!
Сезне чын күңелдән өлкән буын көне белән котлыйм!
Бүген бөтен дөньяда игелек һәм мәрхәмәтлелек, ихтирам һәм хөрмәт, гражданлык өлгергәнлеге һәм рухи юмартлык бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу төшенчәләр сезгә, җитди тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе булган, гомерләрен Яр Чаллыга багышлаган, кечкенә генә шәһәрчекне Россия Федерациясе автомобиль сәнәгатенең иң зур үзәгенә әйләндергән кешеләргә тулысынча туры килә.
Бүген без чаллылыларның барлык өлкән буын вәкилләре турында сөйлибез,
сугыш һәм хезмәт ветераннарыннан башлап, пенсия яшенә аяк басучыларга
кадәр. 36 меңнән артык өлкән шәһәрдәшебез лаеклы ялга китмичә, туган
шәһәребез файдасына актив эшләвен дәвам итә.
Хөрмәтле өлкән яшьтәге чаллылылар!
Сезнең хезмәт казанышлары эстафетасын чаллылыларның хәзерге буыны күтәреп алды. Алар да, өлкән иптәшләре, аларның әти-әниләре һәм бабалары кебек үк, Яр Чаллы чәчәк атсын һәм елдан-ел яхшырсын өчен лаеклы хезмәт куярга тырышалар. Шәһәрнең алга таба үсеше белән бәйле планнарыбыз байтак. Чаллылыларның хезмәт сөючәнлеге һәм профессионализмы нәтиҗәсендә алар барысы да уңышлы гамәлгә ашырылыр дип ышанам. Иң мөһиме, безнең иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч,эшкә сәләтлелек һәм туган шәһәребезгә зур мәхәббәт бар.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, актив озын гомер, бәхет, тынычлык,
игелек һәм иминлек телим.
Сезнең янәшәгездә һәрвакыт туганнарыгыз, якыннарыгыз, кайгыртучан
балаларыгыз һәм оныкларыгыз булсын. Тиешле игътибар һәм кайгырту
бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт озата барсын!
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 октябрь 2020, 08:01