Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өлкәннәр Декадасына багышланган чаралар старт алды. Бүген "Энергетик" мәдәният сараеның яңартылган залында шул уңайдан бәйрәм концерты узды. Тантанага шәһәрнең үсешенә зур өлеш керткән өлкән яшьтәге чаллылыларны чакырылды.. Кунакларны фойеда "Замана" ансамбленең күңелле җырлары белән каршы алдылар.

Чараны мәдәният йорты директоры, шәһәрнең Мактаулы гражданины Гөлзадә Разаева алып барды.

Өлкәннәрне бәйрәм уңаеннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: "Мин сезнең улларыгыз, кызларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз исеменнән зур рәхмәт әйтергә телим. Сезнең булуыгыз, Яр Чаллы шәһәре үсешенә керткән өлешегез өчен. Без сезгә мораль ярдәмегез өчен рәхмәтлебез, мондый ярдәм үз вакытында сезгә дә кирәк һәм мөһим булгандыр дип уйлыйм. Пычракка батып, резин итекләрдә вагончикларда яшәгәндә, кайчандыр яхшы, матур шәһәр барлыкка киләчәк дип уйлаган, моның өчен тырышкан вакытларда. Һәм сезнең хыял тормышка ашты. Бүген бу хыял безгә, биредә яши һәм эшли торган чаллылыларга хезмәт итә", - диде шәһәр башлыгы сәхнәдән.

Исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге чаллылылар өчен бәйрәм программалары шәһәрнең барлык районнарында да оештырылачак. Автозавод районында бәйрәм бүген, Комсомол районында - 4 октябрьдә, Үзәк районда 7 октябрьдә узачак. 8 октябрьдә Үзәк районда «Өченче яшь олимпиадасы», Автозавод районында шахмат-шашка турниры, Комсомол районында волейбол турниры узачак. 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен «Кайгырту» акциясе үткәреләчәк. Шул ук чорда "Безгә ел – бәла түгел" дип исемләнгән өлкәннәр иҗаты фестивале дә оештырылачак.

Пәнҗешәмбе, 1 октябрь 2020, 17:27