Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Бердәм РОССИЯ» фракциясе «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең җитәкчесе булып – Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры, Шәһәр Советы депутаты Әлфинур Галиәкбәрова тора. Бүген түгәрәк өстәл артында берләшмә әгъзалары нигезнамә кабул иттеләр, октябрь аена бурычлар һәм чаралар планын билгеләделәр.

"Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе 2009 елда ТР Дәүләт Советы депутатлары булган хатын-кызлар тарафыннан оештырылды. Берләшмә инвалид балаларны социаль яклау, медицина һәм дару белән тәэмин итү, җәйге ялны оештыру, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны социаль яклау буенча өстәмә гарантияләр, ана булуны социаль яклау, гаилә һәм никах институтын оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз эченә ала.
Шулай ук беренче очрашу кысаларында Әлфинур Галиәкбәрова депутатларны югары уку йортының инфраструктурасы, комплекслы тикшеренүләр лабораториясе, университетта уңышлы тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды.

Пәнҗешәмбе, 1 октябрь 2020, 09:44