Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда сугыш ветераннары госпиталендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Өлкән буын вәкилләре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова очрашты.

Госпиталь хезмәткәрләре фойеда бәйрәм табыны әзерләделәр һәм дәваланучыларны өстәл артына чакырдылар.

Очрашуда катнашучыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. «Яр Чаллы-үзенчәлекле шәһәр. Ул кыска гына вакыт эчендә уртача яше 24 яшь тирәсе булган яшьләр көче белән төзелгән. Үз холкы һәм максатчанлыгы нәтиҗәсендә алар дөньякүләм әһәмияткә ия автомобиль заводы төзегәннәр. Сезнең һәрберегез республикабыз илнең иң уңышлы төбәкләренең берсе булсын өчен зур тырышлык куйды. Бу уңышның нигезне сез төзисез. Сез аны авыр елларда, катлаулы шартларда, һәр көн батырлык кылып төзедегез. Фидакарь хезмәтегез һәм шөгыльләнгән бөтен нәрсәгә намуслы каравыгыз белән балаларыгыз һәм оныкларыгызның хөрмәтенә ирештегез. Без дә сезнең кебек патриотлар. Чаллылылар исеменнән, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов исеменнән сезгә, хезмәт батырлыгы өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Озак еллар балаларыгызны, оныкларыгызны куандырып яшәгез, тормышыгызда барысы да яхшы булсын. Без, бүген башкалар нәтиҗәле эшләсен өчен тырышлык куйган һәр кешегә хөрмәт белән карыйбыз. Бәйрәм белән сезне, барыгызга да зур рәхмәт», - диде шәһәр башлыгы.

«Көмеш яшь»тәгеләр вәкилләрен Светлана Захарова сәламләде. «Бу матур көндә, беренчедән, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә, чөнки 12 ел эчендә сездән алар адресына бернинди шелтәләр дә ишетмәдем. Бары тик җылы, игелекле сүзләр генә ишетергә туры килде. Алар һәрвакыт олы йөрәкле булып калсыннар, сез һәр ел саен бирегә килеп, сәламәтлекләрен ныгыта алсын өчен яңа медицина технологияләре куллансыннар. Әлбәттә, сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, хөрмәтле ветераннар. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз булсын. Без барыбыз бергә Чаллы дигән шундый матур гаилә булып яшәячәкбез», - диде ул.

Светлана Захарова ассызыклаганча, бүгенге көндә республикада татарстанлыларның гомер озынлыгын арттыруга, кешеләрнең спорт һәм актив тормыш белән шөгыльләнүенә юнәлдерелгән берничә илкүләм проект гамәлгә ашырыла. "Безнең Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән "Өченче буын" институты эшли, анда ветераннарыбыз компьютер грамоталылыгына өйрәнә алалар", - дип искәртте депутат.

Котлауларга Дәүфит Хәмәдишин да кушылды. «Монда төрле тармак хезмәтчәннәре, катлаулы язмышка ия сугыш чоры балалары да бар, дип уйлыйм. Рөстәм Нургалиевич сезгә хезмәтегез, бүген дә актив булуыгыз, бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәгезне татарстанлыларның яшь буынына тапшыруыгыз өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерүне үтенде. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм бәхетле тормыш. Бәйрәм белән сезне!» ,- диде ул.

Бәйрәм программасы чәй табыны артында концерт белән дәвам итте. Ветераннар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады, концертны "Энергетик" мәдәният сарае директоры Гөлзада Разаева алып барды.

Наил Мәһдиев һәм Светлана Захарова чарада катнашучыларга бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырды.

Искәртеп узабыз, ике ел элек медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалган иде. Госпитальдә үзгәреш бөтен нәрсәгә кагылды: фундаменттан түбәгә кадәр, инженерлык коммуникацияләре, электр һәм җылылык белән тәэмин итү, вентиляция яңартылды, шулай ук эчке бизәкләү эшләре башкарылды. Тулаем алганда, ремонт эшләренә, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 107 млн сумнан артык акча тотылды. Хәзерге вакытта азык-төлек блогын ремонтлау бара.


Госпиталь эшләгән елларда анда 38 меңгә якын ветеран дәвалану узды.

Пәнҗешәмбе, 1 октябрь 2020, 13:39