Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы - 2020» конкурсында җиңүчеләр белән очрашты.

Ул конкурста җиңүчеләрне сәламләде һәм аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Без бүген сезнең белән очрашуга, аралашуга, сезнең уңышларыгызга, Чаллы педагогларының уңышларына шатланабыз. Шуңа күрә менә шундый бер тату гаилә булып күрергә телибез сезне... Сез булдырдыгыз, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәрәҗәсендә игълан ителгән конкурсларда актив катнаштыгыз».

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм җиңүчеләрне тәкъдим итте: "Без нәтиҗәләрне август конференциясе вакытында ясадык. Барлык конкурсантларыбыз да сездән, Наил Гамбәрович, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр алдылар. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары адресына да рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Чөнки җитәкче ярдәменнән башка җиңү дә мөмкин булмас иде. Хөрмәтле коллегалар, сез шәһәрдә җиңдегез, республика дәрәҗәсендә дә сынатмадыгыз..."

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар: 35 нче мәктәпнең география укытучысы Рамил Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Ел укытучысы» номинациясендә 2 нче урын яулады.

42 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Алинә Әхмәдуллина, Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Педагогик дебют» номинациясендә 2 нче урын. Евгения Роденко, 26 нчы гимназиянең инглиз теле укытучысы Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Педагогик сәләт» номинациясендә җиңүче.

 Алсу Фәттахова, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – «2019-2020 уку елында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы лауреаты.

 Михаил Лакиза, И. Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбенең ОБЖ укытучы-оештыручысы. – «Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2020» конкурсының төбәк этабында лауреат.

Гөлназ Хәлилова, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия педагог-психологы – «ТР балаларына тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсының төбәк этабында «Педагог-психолог 2020» номинациясендә 3 урын.
Ландыш Әһлиева, 96 нчы балалар бакчасы – «Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасындагы региональ этабында «Тәрбияче-тикшеренүче» номинациясендә җиңүче.

Чара ахырында укытучы Рамил Әхмәтҗанов барлык конкурсантлар исеменнән Наил Мәһдиевка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

 Очрашу барышында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җомга, 2 октябрь 2020, 15:18