Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза торган "Созвездие-Йолдызлык" ТР эстрада сәнгате XX ачык яшьләр телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең 20 еллыгына багышлана. Фестивальнең барлык этапларының сайлап алу турларында 70 меңнән артык яшь җырчы, биюче, 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге конферансье катнашты.

Гала-концертта үткәрелгән фестиваль нәтиҗәләре буенча Чаллы укучылары җиңүче булды. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә «Мизгел» җыр театры өч призлы урынны алды. «Вокал-Соло» номинациясендә 2 урынны Арсений Пищальников (җитәкчесе-ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Әхмәтшина; педагоглар: Лилия Бикова, Гөлназ Каюмова, Екатерина Поплавская, Раилә Тулупова) яулады.

«Бисеринка» халык бию ансамбле «Хореография» номинациясендә 2 нче урынны яулады (җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Нурмөхәммәтова, педагог Эльвира Фәхретдинова).


Җомга, 2 октябрь 2020, 11:53