Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды. Анна Дмитриевна Журавлевага Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды. Анна Димитриевна ТАССРның Тукай районы Шайтан авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый.

Сугыш вакытында авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт куя. 1951 елда кияүгә чыга, өч бала тәрбияләп үстерә. 1968 елда Яр Чаллыга күчеп киләләр. Ветеранның биш оныгы, алты оныкчыгы һәм биш оныкчыгының оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 2 октябрь 2020, 12:19