Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында өлкән буын декадасына старт бирелде. Бу вакыйга уңаеннан «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Алтын яшьне данлыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Сәламләү сүзе белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады. Ул 50 ел бергә яшәгән дүрт гаилә парына истәлекле бүләкләр тапшырды. Шәһәр Советы депутаты Вадим Матюшин барлык кунакларны өлкән буын көне белән котлады.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хезмәтләре өчен биш хезмәт ветераны истәлекле бүләкләр алды.

Чаллылыларны бәйрәм белән шәһәрнең иҗат коллективлары: «Грация», «Бисеринки»,«Лик»,«Вдохновение» хореография ансамбльләре; А.Горбунов исемендәге рус хезмәт ветераннары рус җыры халык хоры, «Наигрыш» ансамбле; «Ярангөл», «Йолдыз» вокаль ансамбльләре; артистлар Илья Васильев, Регина Адиатуллина, Юрий Рыбин, Олег Федоров, Елизавета Крылова, Олеся Шлеменкова котлады.

Җомга, 2 октябрь 2020, 14:08