Комсомол районында Өлкәннәр декадасы кысаларында "Энергетик" мәдәният сараенда "Йөрәк җылысын бер-береңә бүләк ит" дигән бәйрәм концерты узды. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Шәһәр Советы депутаты Ленар Сәлахов, Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина барлык кунакларга изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
«Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм – буыннар бердәмлеге һәм дәвамлылыгы, чорлар бәйләнеше символы. Бүген һәр гаиләдә зирәклек, игелек һәм сабырлык өчен рәхмәт сүзләре яңгырый. Сез үзегезне ару-талуны белмичә фидакарь хезмәткә багышладыгыз, без бүген яши торган шәһәр не төзедегез, яңа гаиләләр корабыз, яшь буынны безнең беренче төзүчеләребез үрнәгендә тәрбиялибез. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим!» - дип котлады чаллылыларны Ирина Сәгыйдуллина."Энергетик" мәдәният сарае иҗат коллективлары тамашачыларны матур сәхнә номерлары белән сөендерделәр. Дәртле һәм лирик җырлар, халык биюләре, инструменталь номерлар өлкән буын кешеләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәм чарасында катнашкан һәр кешегә татлы бүләк һәм Комсомол районы мәктәп укучылары исеменнән котлау открыткалары тапшырылды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 октябрь 2020, 17:26