Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшлекле үзәге ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фонды җитәкчесенең шәһәр һәм якын-тирә районнар эшмәкәрләре белән эшлекле очрашуы мәйданчыгына әверелде.

"Эшмәкәрләргә ярдәм итүнең барлык структуралары – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Икътисадый үсеш идарәсе, Сәүдә-сәнәгать палатасы бер бурыч: пандемия нәтиҗәсендә чикләүләр бизнеска минималь йогынты ясасын өчен, ярдәм чараларыннан максималь файдалансын өчен, эшләргә", - дип ассызыклады Яр Чаллы шәһәре ССП генераль директоры Фәрит Бәшәров, шуннан соң сүзне мәртәбәле кунакларның берсенә тапшырды.

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Айдар Салихов сүзләренә караганда, Яр Чаллыга юл тотканда, ул чараның рәсми һәм масштаблы характерда узачагын фаразламаган да. Әмма кызыксынган эшмәкәрләр саны күпкә югарырак булып чыкты һәм аларның күбесе оешма җитәкчеләренә конкрет сораулар белән килгән иде. Ул чыгышын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән эшмәкәрләргә ярдәм чараларының өстәмә пакетын тәкъдир итүдән башлады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу инде бизнеска ярдәм итү чараларының икенче пакеты, хәзер ул икътисадны торгызуга юнәлдерелгән. 30 сентябрьдә «бер процентлы» продукты буенча гаризалар кабул итү төгәлләнде - 286 млн сумлык 250 микрозайм бирелде.
Айдар Салихов экспорт юнәлешле МСП субъектлары өчен 5 млн сумга кадәр кредитлар буенча ставкаларны субсидияләү программасы, инвестиция максатларына кредитлары булган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен; маркетплейслар аша товарлар сатучы студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен ярдәм программалары турында сөйләде.

Өстәмә ярдәм чараларының тулы исемлеген биредә табарга була.

Яр Чаллыда ТР ФПП региональ вәкиле – Эльвира Фәссахова эшли +7 937 294 61 74.

Җомга, 2 октябрь 2020, 17:50