Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик айлык кысаларында Яр Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде, анда 505 оешма, предприятие һәм учреждениедән җиде меңгә якын кеше катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, шулай ук Башкарма комитет хезмәткәрләре катнашты. Өмә барышында Низаметдинов урамы буйлап – 25 зәңгәр чыршы һәм 15 нарат, Башкарма комитет хезмәткәрләре катнашында – 100 миләш, 52 комплекс каршындагы «КАМАЗ» Боз сарае территориясендә 35 карагач утыртылды.

Бу көнне барлыгы 112 гектар мәйдан яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылды; 382,1 куб м чүп-чар чыгарылды; 372 агач һәм 465 куак санитар киселде; 919 агач һәм куак утыртылды.

Шимбә, 3 октябрь 2020, 13:12