Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 853 расланган очрагы теркәлгән. 100 мең кешегә авырулар саны 159,7не тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 14,4%ка түбәнрәк. Медицина күзәтүе астында 30 кеше тора, шуларның 11е – элемтә очрагы.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лемуза Нәфыйгуллина хәбәр иткәнчә, белем бирү учреждениеләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, шәхси медицина оешмаларын, сәүдә объектларын, кинотеатрларны, балалар өчен уен бүлмәләрен тикшерү дәвам итә.

"Шәхси медицина оешмаларында, сәүдә объектларында өстәмә санитар-эпидемияләргә каршы, профилактик чаралар үтәү буенча бозулар ачыклана. Бозучыларга карата 11 беркетмә төзелде. Чит илләрдән килгән гражданнар белән зур эш алып барабыз. Эчке эшләр идарәсе белән берлектә эшлибез. Эпидемиягә каршы чараларны үтәмәгән өчен тугыз кешегә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде", - дип сөйләде Лемуза Нәфыйгуллина.

Наил Мәһдиев Роспотребнадзорга һәм тиешле хезмәтләргә шәһәрдә эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. "Без бит Сабантуй, Шәһәр көнен уздырмадык, теләсә кайсы массакүләм чараның нәтиҗәләре булырга мөмкинлеген аңладык. Сүз кемгәдер штраф салу турында бармый. Мин тиешле хезмәтләребезгә чаралар күрүне сорар идем. Кемне дә булса ышандырырга, аңламый калучыларга карата административ йогынты чараларын кулланырга кирәк. Әгәр аңламый икән, материалларны судка җибәрергә һәм эшне туктатырга. Мондый фактлар республикада бар, 12-15 көнгә эре сәүдә объектлары ябыла", - диде мэр.

Дүшәмбе, 5 октябрь 2020, 09:39