Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 3,9% тәшкил итә. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында "Россия эше" кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хәйрова хәбәр итте. Мәшгульлек үзәге банкында 5423 вакансия бар. Жанна Хайрова сүзләренә караганда, ел башыннан туры килә торган эш эзләү максатыннан кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр саны 22004 кеше тәшкил итә, бүгенге көндә 11003 шәһәрдәшебез эшсезләр статусы алган. "Бер ай эчендә эшсезләр саны кимегән. 1 сентябрьгә бездә 12007 кеше булса, бүгенге көндә – 11003. Эшсезлек дәрәҗәсе 3,9% тәшкил итә. Вакансияләр саны арта: 1 сентябрьгә 5172 вакансия бар иде, бүгенге көнгә – 5423", - диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, үз чиратында, шәһәрдә буш вакансияләр байтак, төрле белгечлекләр буенча һәм төрле хезмәт хакы белән, дип ассызыклады. "Шәһәрдә эшләү мөмкинлеге бар. Без юкка гына алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү һәм яңа производстволар булдыру белән шөгыльләнмәдек. Дүрт ел ярым эчендә бездә өстәмә 5800 эш урыны барлыкка килде. Бу кешеләргә эшләргә мөмкинлек. Безнең пирамида әйләнде: элек эш юк иде, ә бүген эш күп, эш урыннары артты, кешеләр җитми", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 5 октябрь 2020, 09:51