Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 8 октябрьдә 15:30да «Нур» яшьләр үзәгендә «Кунаклар» социаль-белем бирү проекты кысаларында иҗади очрашу узачак. Сезонның кунаклары – театр һәм кино актерлары Иван Жвакин һәм Влад Канопка. Очрашуга теркәлү сорала, моны #мцнур төркемендә https://vk.com/mcnur язып яки Instagram битендә https://www.instagram.com/mcnurchelny/ директка хат юллау аша эшләргә була.

Моннан тыш, 8 октябрьдә 18:00 сәгатьтә студентлар һәм эшләүче яшьләр арасында яшьләр интеллектуаль клубының XX интеллектуаль сезоны ачыла. Уенның темасы «Яшәргә!» дип атала. Сезон башында эшләүче яшьләр һәм студентлар лигасы командалары катнашачак. Командаларга бер тапкыр  дәрәҗәле кунаклар белән бер өстәл артында уйнау мөмкинлеге биреләчәк.

Дүшәмбе, 5 октябрь 2020, 11:49