Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлкәннәр декадасында "Чаллыда озын гомерлелек" җыелма командасы Казанда «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә узган пенсионерларның X «Өченче яшь» республика Спартакиадасында катнашты. Юбилей спартакиадасы ТАССР оешуның 100 еллыгы елында булды.

Ярышларны ачу тантанасында ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, ТР Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Елена Горюнова һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» нең ТР буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар традицион рәвештә биш спорт төре буенча ярыштылар: өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, дартс һәм ату. Республика шәһәрләре һәм районнарының 27 җыелма командасы көч сынашты, бу 251 пенсионер. Быел ике өстәмә спорт төре буенча ярышлар зачеттан тыш узды:Төньяк йөрүе һәм барсы өчен дә гимнастика. «Россия Пенсионерлар берлеге»нең Чаллы бүлекчәсен 6 спортчы (3 ир-ат һәм 3 хатын-кыз) тәкъдим итте. Ату буенча иң яхшы нәтиҗәне Шәрәфиев Ренат – алтын, теннис буенча – Семенов Анатолий (алтын медаль) һәм Хәйруллина Рушания (көмеш медаль) күрсәтте. Яр Чаллы командасы ярыш нәтиҗәләре буенча 6 нчы урынны алды.


Сишәмбе, 6 октябрь 2020, 09:49