Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Күңел җылысын бүләк ит" акциясе бара. Аның кысаларында балалар өчен яңа кием һәм туклану чаралары җыю оештырылды. Җыелган әйберләр һәм азык-төлек балалар йортына тапшырылачак. Әйберләр җыю түбәндәге адрес буенча узачак: Ак.Рубаненко, 2 (1/02) 08:00дән 21:00 сәгатькә кадәр.

Чаллылылардан «Күңел җылысын бүләк ит» дигән тамгалы пакетларга салып яңа кием (биркалы булырга тиеш), яраклылык вакыты чыкмаган азык-төлек продукциясе алып килүләрен сорыйлар.  Әйберләр "Нур" яшьләр үзәгенең беренче катында кабул ителә. Элемтә өчен мәгълүмат: 39-68-29, 39-68-30, +7 927 044-15-86.

Сишәмбе, 6 октябрь 2020, 11:04