Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13-14 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар сәнгать мәктәпләрендә Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фондының әйдәп баручы педагоглары катнашында төбәкнең иң яхшы укучылары белән мастер-класслары узачак. Чара Президент грантлары Фонды ярдәме белән оештырылды.

Пианистлар өчен мастер-классны П.И. Чайковский ис. Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты Даниил Копылов үткәрәчәк. Чара балалар сәнгать мәктәбендә 13 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә узачак.

Скрипка буенча мастер-класс 13 октябрьдә 10:00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә П. И. Чайковский ис. Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры Елена Чверток җитәкчелегендә узачак. 13 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе доценты Михаил Бурлаков 3 нче балалар музыка мәктәбендә баян һәм аккордеон буенча мастер-класс оештыра.

Россиянең атказанган артисты, П.И. Чайковский ис. Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры Олег Худяков 5 нче балалар музыка мәктәбенең флейтистлары һәм саксофонистлары белән очрашачак. Очрашу 13 октябрьдә 10:00 сәгатьтә була.

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, РФнең атказанган рәссамы, Россия Сәнгать академиясе каршындагы В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты профессоры Сергей Сиренко 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Сишәмбе, 13 октябрь 2020, 11:34