Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Васильевич Миличкин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм ТИҮ рәисе Рәис Саттаров тапшырдылар.

Евгений Васильевич ТР Мамадыш районының Берсут бистәсендә туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган колхозында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1950-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1956 елда өйләнә. 1960 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1981 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Евгений Васильевич Тукай кошчылык фабрикасында эшли. Хатыны белән ике бала үстергәннәр, ике оныклары бар.

Евгений Васильевич «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 6 октябрь 2020, 14:37