Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Анна Ивановна Токарева Орловка авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Менделеев шәһәрендә электрчы булып эшли. Сугыштан соң Яр Чаллыда кирпеч заводында учетчы булып эшли, аннан пенсиягә чыкканчы "Рембыттехника"да табельче була. Анна Ивановна 4 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Зәкия Гәрәй кызы Хәмидуллина Зәй районының Бура-Киртә авылында туа. Сугыш елларында Яр Чаллыда эшли. Сугыштан соңгы елларда Мөслим авылында укытучылык итә. 1963 елда гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күчеп килә, пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында мөдир була. 1996 елда Яр Чаллыга күченеп кайта. Зәкия Гәрәй кызы 4 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Анна Ивановна Токарева һәм Зәкия Гәрәй кызы Хәмидуллинага Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.

Чәршәмбе, 7 октябрь 2020, 10:19