Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, С. Садыйкова ис. концертлар залында «Син боларның ничек булганын хәтерлисең...» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә шәһәрнең беренче төзүчеләре, Мактаулы гражданнары, Үзәк районның ликвидацияләнгән предприятиеләре пенсионерлары чакырылган иде.

Җыелучыларны фидакарь хезмәтләре өчен муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, администрация башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин, Шәһәр Советы депутатлары Әхәт Галәветдинов, Андрей Елантьев котладылар һәм рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәм сәхнәсендә "Кызыл Тау" мәдәни үзәге, "Планка мьюзик" үсмерләр үзәге, "Мизгел" җыр театры,  "Отражение" мода театры, группы эстрадного танца Татьяны Франчукның эстрада бию төркеме, 13 нче балалар иҗат мәктәбе һәм башкалар үзләренең иң матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Әлеге чарада шәһәрнең беренче төзүчеләре арасыннан 50 еллык юбилеен билгеләп үткән гаилә парларына бүләкләр тапшырылды.

Чара, Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, санитар-эпидемиологик кагыйдәләр нормаларын үтәү белән үткәрелде.

Чәршәмбе, 7 октябрь 2020, 16:36