Өлкән буын декадасы кысаларында «Эврика» мәдәни-күңел ачу үзәгендә
мәдәният өлкәсе ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм кунакларын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, мәдәният
һәм сәнгать ветераннары берлеге рәисе Татьяна Позднева котлады.
Юбиляр-ветераннар Яр Чаллы шәһәренең мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур
өлеш керткәннәре өчен мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары белән
бүләкләнделәр.
«Җиңү яшьтәшләре» номинациясендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының
мәдәният идарәсе дипломнары белән Яр Чаллы шәһәренең «Мәдәният һәм
сәнгать ветераннары Берлеге» ветеран-китапханәчеләре секциясе җитәкчесе
Зинаида Шевченко, Яр Чаллы шәһәренең мәдәният тармагы ветераны Алла
Памфилова бүләкләнде.
Ветераннар өчен иҗат коллективларының концерт программасы әзерләнгән.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2020, 09:40