Ел дәвамында Яр Чаллы медицина оешмаларына 40 яңа табиб эшкә урнашты.
Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев
хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Яр Чаллы хастаханәләрендә Covid-19дан дәваланучы пациентларга
ярдәм күрсәтү өчен 11 табиб һәм 21 шәфкать туташлары бригадасы
формалаштырылган. "Хастаханәнең йөкләнешенә карап, табиб-шәфкать
туташлары бригадаларының саны артачак", - диде ул.
"Шактый күп җиһазлар алынды. Гомумән алганда 52 ИВЛ-аппараты, 194
монитор, 196 шприц насосы, биш УЗИ аппараты, өч күчмә рентген-аппараты", –
дип ассызыклады спикер.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә
расланган 855 очрагы теркәлгән. 705 кеше терелгән, 18 кеше вафат булган. 51
пациент өйдә дәвалана, биш кеше ИВЛ-аппаратына тоташтырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2020, 12:46