Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген матбугат конференциясендә "Рәсәй эше" кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хәйрова хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, эшсезләр сыйфатында 10739 кеше исәптә тора. Ел башыннан бирле кадрлар үзәгенә 45 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 22 меңе исәпкә куелган. Күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә – 60%, 16-29 яшьтәгеләр – 29%. Ел башыннан кадрлар үзәгенә 21 мең вакансия тәкъдим ителгән. Бүгенге көндә мәгълүматлар базасында уртача хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил иткән 5500 тәкъдим теркәлгән.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 20 мең сум хезмәт хакы белән 250 вакансия бар. Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур. Аларның өлеше 62% тәшкил итә. Болар – механик җыю эшләре слесарьлары, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, автомобиль һәм төягечләр йөртүчеләр, сатучылар, малярлар һәм башкалар.

Төрле белгечлек табибларына, шәфкать туташларына, полицейскийларга, тәрбиячеләргә, кече тәрбиячеләргә, менеджерларга ихтыяҗ 27% тәшкил итә. Квалификация таләп итми торган һөнәрләргә 11% вакансия туры килә. Алар-төрле эшчеләр, җәючеләр-төрүчеләр, җыештыручылар, ишегалды җыештыручылар. Агымдагы елда тотрыклы ихтыяҗ булган төп вакансияләр исемлегендә беренче урында – уртача хезмәт хакы 42 мең сум булган автомобиль йөртүчеләр, механик җыю эшләре слесарьлары – 28 мең сум, төягеч йөртүчеләр – 28 мең сум, менеджерлар-25,5 мең сум. Эшче кадрлар буенча иң зур ихтыяҗ «КАМАЗ» ААҖдә билгеләнә, уртача хезмәт хакы 23 меңнән 52 мең сумга кадәр.

Кадрлар үзәге базасында югары хезмәт хакы булган вакансияләр бар: проект инженеры – 200 мең сум, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь -150 мең сум һ. б.  "Акибанк"ка бүлек башлыгы һәм 75тән 102 мең сумга кадәр хезмәт хакы булган төркем башлыгы кирәк.

Ел башыннан кадрлар үзәге тарафыннан 5700 кеше эшкә урнаштырылган. Чаллылылар, нигездә, «КАМАЗ» ААҖ, «Тандер», «Перекресток», «Чаллы икмәге», «Агроторг» уртача хезмәт хакы 22 мең сум булган сәүдә предприятиеләренә урнашкан. Эшне мөстәкыйль рәвештә эзләү өчен «Работа в России» хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең мәгълүмат порталы бар, анда көн саен вакансияләр яңартыла.

«Кадрлар үзәге тарафыннан атна саен пәнҗешәмбе көнне «Нур» яшьләр үзәгендә вакансияләр ярминкәләре уздырыла, барлык теләүчеләрне шунда чакырабыз», - диде Жанна Хәйруллина.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2020, 12:19