Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Татарстан Кроссы» традицион йөгереше узачак. 10 октябрьдә, шимбә көнне үтәчәк спорт бәйрәмендә мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт коллективлары, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, профессиональ спортчылар һәм спорт ветераннары катнашачак. Бу хакта бүген физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, ел саен бу массакүләм чарада 30-40 мең кеше катнашкан. "Быел, коронавируска бәйле рәвештә, күп санда кешеләрне бер урында туплый алмаячакбыз. Бурыч - массакүләм чара оештыру һәм шул ук вакытта Роспотребнадзорның куркынычсызлык чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәү", - диде идарә башлыгы.

Роман Насретдинов хәбәр иткәнчә, ярышлар бер үк вакытта күп кеше җыймас өчен, яр буе паркының чаңгы трассасында берничә этаптан торачак. Шулай итеп, башта иң көчле спортчылар йөгереше узачак, аннары 9:15 сәгатьтә спорт ветераннары һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр 1 км дистанциягә старт алачак.

"Быел яңалык бар. 9:45 сәгатьтә шәһәрнең һәр спорт мәктәбе үз командаларын өч яшь категориясе буенча тәкъдим итәчәк. Бу ярышлар кысаларында кросста безнең спорт мәктәпләренең кайсысы иң көчлесе икәнен беләчәкбез. Бу җиңел атлетлар булачак дигән сүз түгел", - диде ул.

12:00 сәгатьтә хезмәт коллективлары арасында йөгерү була. Бу йөгерешкә теркәлү 11:00 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар, кубоклар һәм партнерлар бүләкләренә ия булачак.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2020, 15:05