Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр ОРВИның 3611 очрагы теркәлгән, бу эпидемия бусагасыннан 7,4%ка югарырак. Бер атна эчендә ОРВИ белән авыручылар саны 21%ка арткан. Әлеге мәгълүматларны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лемуза Нәфигуллина җиткерде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тарафыннан белем бирү учреждениеләренә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә, шәхси медицина оешмаларына, сәүдә объектларына, кинотеатрларга, балалар өчен уен бүлмәләренә карата тикшерүләр үткәрелә.

Лемуза Нафигуллина сөйләвенчә, битлек режимын бозу җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләрендә ачыклана: "Алар, борын һәм авызларын капламыйча битлек киеп йөриләр. Үзеңне саклау өчен битлек кияргә кирәк. Битлек авызны, борынны ныклап капларга тиеш. Битнекне салганда аның өслегенә кагылмаска тырышыгыз. Әгәр кагылсагыз, кулларыгызны сабын яки спирт белән эшкәртегез. Дымлы битлекне коры битлеккә алыштырырга кирәк. Бер тапкыр кулланылырга тиешле  битлекне, икенче мәртәбә кулланмау хәерлерәк. Кулланылган битлекне кичекмәстән ташларга кирәк", - дип аңлатты ул.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2020, 12:07