Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Өлкән яшьтәгеләр Олимпиадасы" 12 нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узды. Чара Роспотребнадзорның куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча барлык таләпләрен үтәп оештырылды. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары: ветераннар Советы һәм Россия Пенсионерлар берлеге, «Умырзая», «Сөмбел», «Җәүһәр» ветераннар хоры, ТИҮ әгъзалары, күп фатирлы йортларның өлкәннәре катнашты. Катнашучылар туп, кәшәкә белән эш итә белү, предметларны тизлеккә күчерү буенча ярыштылар.

Спорт чарасы Үзәк районы администрациясе тарафыннан 12 нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә оештырылды. "Өлкән яшьтәгеләр Олимпиадасы"нда катнашучыларның һәркайсы истәлекле бүләкләр алды.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2020, 16:47