Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Минем укытучым» шәһәр акциясе кысаларында «Автозавод районы мәгариф лидерлары» мәгариф учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең Мактау тактасын яңарту буенча тантаналы чара узды.

Педагогик осталык, һөнәри эшчәнлекнең югары нәтиҗәләре, муниципаль берәмлек системасы үсешенә зур өлеш кертүләре өчен алдынгы укытучыларга мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районнарда яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне үстерүгә зур өлеш керткән иң яхшы җитәкчеләр һәм педагогика хезмәткәрләре мактау тактасы булдыру турындагы карар 2010 елда - Укытучы елында кабул ителгән иде.

Ел саен 21 педагог Автозавод районының Мактау Тактасына кертелә. Быел конкурс комиссиясенә мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт педагогларының 30 кандидатурасы тәкъдим ителде. Комиссия тарафыннан педагогларның мәгариф системасына керткән шәхси өлеше, һөнәри осталык бәйгеләрендә ирешкән уңышлары, Бөтенроссия, республика, төбәк һәм шәһәр олимпиадаларында, конкурсларда һәм конференцияләрдә югары күрсәткечләре исәпкә алынды. 2019/2020 уку елы нәтиҗәләре буенча тармакның иң лаеклы хезмәткәрләре - «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләренә ия булучылар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булучылар, һөнәри осталык конкурсларында, Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премия бирү буенча Бөтенроссия конкурсы, «Безнең иң яхшы укытучы» һәм «Укытучы-остаз» республика гранты, «Укытучы-мастер» шәһәр конкурсы грантына ия булучылар сайланды.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2020, 17:13