Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстанның ике «Татарстан көзгесе» һәм «Диңгез – Море Татарстана» проекты туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсының финал тавыш бирү этабында катнаша.

Июль аенда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике проекты («Биектау» ТРК һәм «Кама Тамагы» ТРК) Россиянең иң яхшы топ-36 проекты арасына керде. Алар 74 мең тавыш җыеп, төбәкләр арасында беренче урынны яуладылар. 30 сентябрьдә конкурс финалистларын сайлау буенча икенче халык тавыш бирү башланды. 10 территория нәтиҗәләре буенча җиңүче территория федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарыннан проектларны тормышка ашыру өчен ярдәм алачак.

Татарстан проектларын конкурс сайтында «География» бүлегендә хупларга мөмкин. Моның өчен авторизацияләнергә (почта яки социаль челтәрләр аша), картада Татарстанны сайларга, шуннан соң «Биектау» ТРК һәм «Кама Тамагы» ТРК проектлары астында «йөрәкләр» куярга кирәк. Тавыш бирү 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 16 октябрьдә игълан ителәчәк.

Биектау районының Зәңгәр күл тирәсендә "Татарстан көзгесе" кластерын булдыру планлаштырыла. Проектның концепциясе-мегаполистан 30 минут аралыкта кыргый табигать. Кластер 3 аеруча саклана торган табигый территорияне берләштерә: өч саф чиста сулык булган «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы, Семиозерский урманы һәм Казансу елгасы.

 "Диңгез – Море Татарстана" проектын исә, Кама Тамагында тормышка ашыру планлаштырыла. Проектның концепциясе – диңгез якынрак тоела. Экокурорт аеруча саклаулы ике территорияне берләштерә: Юрьев мәгарәсе – Урта Иделдә спелеотуризмның бердәнбер объекты һәм 136 метр биеклектәге карау мәйданчыгы.

Исегезгә төшерәбез, туристик-рекреацион кластерлар булдыруга Бөтенроссия конкурсы РФ Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан «Экология»  илкүләм проектын һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Конкурста катнашу өчен Россиянең 68 регионыннан 115 гариза килгән. Татарстан берьюлы 5 проект тәкъдим итте: «Түбән Кама», «Балык Бистәсе», «Идел-Кама», «Биектау», «Кама Тамагы».

Җомга, 9 октябрь 2020, 17:11