Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Заман» яшьләр үзәгендә Яр Чаллының эшләүче яшьләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Яшьләр белән аралашырга шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов килде. Очрашу «галстуксыз» форматында узды. Эшләүче яшьләр советы активистлары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар: эшләүче яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү, яңа районнарда яшьләр үзәкләренең булмавы, яшьләрне җәлеп итү һәм яшь кадрларның китү санын киметү.

Очрашуда шулай ук Чаллыдагы яшь буынның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар һәм чаралар турында фикер алыштылар. Айзат Мәхмүтов мондый очрашуларның еш булачагын билгеләп үтте, чөнки килеп туган күп кенә мәсьәләләр турында бергәләп сөйләшү җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк.

Җомга, 9 октябрь 2020, 11:57