Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Филипповна Хәсәншинага 95 яшь тулды. Юбилярга Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Анна Филипповна ТАССРның Минзәлә районы Маҗын авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли, урман әзерләү белән шөгыльләнә. 1950 елда кияүгә чыга. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бер оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 9 октябрь 2020, 14:40