Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда санитар-экологик икеайлык кысаларында чаралар дәвам итә.

Автозавод районы хакимияте, территориаль иҗтимагый үзидарә хезмәткәрләре «Горзеленхоз» белән берлектә Автосборочный проезды буенча 100 миләш утырттылар. Шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре, муниципаль учреждениеләр, Үзәк район администрациясе, «Горзеленхоз» хезмәткәрләре белән берлектә Хәсән Туфан проспекты буенча Тынычлык проспектыннан Мәскәү проспектына кадәр, Рәис Беляев урамы буенча Тынычлык проспектыннан "Сбербанк" трамвай тукталышына кадәр яфрак җыю, территорияне чистарту эшләрендә катнаштылар. Комсомол районы хезмәткәрләре "Горзеленхоз" белән берлектә М. Җәлил скверында яфрак җыю үткәрделәр. Идарәче компанияләр, ә бу 1050дән артык кеше, территориаль-иҗтимагый үзидарә һәм микрорайоннарда яшәүчеләр территорияне көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистарттылар.

Өмәдә 704тән артык оешма, шул исәптән сәнәгать-коммуналь зона предприятиеләре катнашты. Гомуми колачлау – 9 846 кеше. 324 куб. метрдан артык үсемлек һәм көнкүреш калдыклары җыелган һәм чыгарылган, 1588 агач һәм куак утыртылган.

Өмәдә «Челны-Холод», «Булгарпиво», «Тулпар», «Челны-мясо»,«Палитра», «МЕТРО», «Омега» сәүдә үзәкләре, «Строим будущее» идарәче компанияләре, «Жилкомсервис», «Энтузиаст», «Паритет», «Махалля», «Кама 38», «39 комплекс», «40 комплекс», «Лесной 42», «Изумрудный-44» һәм әлеге комплексларда яшәүчеләр актив катнашты.

Санитар-экологик айлык башыннан бирле 4476 агач һәм куак утыртылган, 1542,42 га мәйдан яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылган. Коммуналь хезмәтләр белгечләре һәм барлык җәлеп ителгән затлар тарафыннан эшләрне оештырганда шәхси саклану чаралары кулланылган һәм социаль дистанция үтәлгән.

Дүшәмбе, 12 октябрь 2020, 08:44