Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында «Комсомоль районының иң яхшы педагоглары» дигән Мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Залда мәгариф, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, Комсомол районының иң яхшы педагоглары җыелды.

Педагогларга котлау сүзләре белән Шәһәр Советы депутаты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина, Комсомол районы ветераннар советы рәисе Галина Овтина мөрәҗәгать иттеләр. «Кызыл Тау» мәдәният үзәге солистлары чарага бәйрәм кәефе өстәде.

 Югары һөнәри осталыкка ирешүе, белем һәм тәрбия бирүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә шәхси өлеш керткәне өчен 20 педагог «Комсомол районының иң яхшы педагоглары» дигән мактау тактасына кертелде. Район Мактау тактасы 2010 елда ачылды. 2016 елдан район Мактау тактасына музыка һәм спорт мәктәпләре педагогларын да кертә башладылар.

Дүшәмбе, 12 октябрь 2020, 10:05