Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Татарстан кроссы-2020" массакүләм ярышлары узды. Спорт-массакүләм чара «Прибрежный» паркында үткәрелде, анда спорт мәктәпләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, ветераннар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар катнашты. Мәгариф учреждениеләре укучылары үз учреждениеләренең спорт мәйданчыкларында оештырылган ярышларда катнаштылар.

Стартка барлыгы 38 269 катнашучы чыкты. Алар арасында «Прибрежный» паркында 1 440 спортчы, инвалид, спорт ветераннары һәм шәһәр оешмалары командалары бар. Белем бирү учреждениеләренең спорт мәйданчыкларында оештырылган йөгерешләрдә 36 829 кеше катнашты.

Ярышларга 45 судья хезмәт күрсәтте. Анда шәһәрнең барлык төп хезмәтләре: спорт, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, яшьләр эшләре, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе катнашты.

Яшь төркемнәре буенча 1 һәм 2 км дистанцияләрдә 1-3 урыннарны алган катнашучылар, ветераннар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар, шулай ук шәһәрнең спорт учреждениеләре командалары кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Дүшәмбе, 12 октябрь 2020, 09:33