Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Казанда 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар; 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар; 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында классик шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә турнирлар тәмамланды. Ярышлар Р. Г. Нәҗметдинов ис. республика балалар-яшүсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбендә узды.
11 яшькә кадәрге малайлар төркемендә Чаллының "Этюд" шахмат мәктәбендә тәрбияләнүче Илья Рәшитов 2 нче урынны алды (тренеры Рамил Хөснуллин), София Садртдинова 11 яшькә кадәрге кызлар арасында (тренеры Рәмзия Самусенко) 5 нче урынны алды.
13 яшькә кадәрге кызлар төркемендә Диана Хафизова (тренеры – Рәмзия Самусенко) көмеш медаль яулады.
15 яшькә кадәрге кызлар арасында турнирда Альмира Муллина (тренер – Эдуард Ашиев) икенче булды, Александра Мальцевада (тренер – Наталия Гончарова) бронза медаль алды.

Дүшәмбе, 12 октябрь 2020, 10:00