Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мөмкинлекләре чикле Чаллы спортчылары бочче буенча ярышлардан ике медаль алып кайттылар. Узган ял көннәрендә алар Арчада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында оештырылган, бочче буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда республиканың сигез районыннан 32 спортчы көч сынашты.

Ангелина Кузьмина көмеш медаль яулады, Ринат Вафин бронза призер булды. Чаллылылар тренер Дмитрий Димиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Дүшәмбе, 12 октябрь 2020, 10:48