Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7-8 ноябрьдә резидент статусын алырга теләгән инновацион стартапларга нигез салучылар үз проектларын экспертларга тәкъдим итәчәкләр. Бу сайлап алу тәмамланачак, киләсе ИТ-командага эләгү мөмкинлеге 2021 елда гына булачак.

Ничек итеп ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резиденты булырга?

Резидентлар конкурс нигезендә сайлап алына. 2020 елның 2 ноябренә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк http://itparkrt.ru/. Проектларны сайлап алу ике этапта үткәрелә: башта ябык, анда проектның перспективасына гомуми бәя бирелә. Авторларның бер өлеше генә икенче турга чакырылачак, анда аларга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үз идеяләрен яки продуктын тәкъдир итәргә туры киләчәк. Претендентка Бизнес-инкубатор резиденты статусын бирү турындагы карар бәйсез эксперт советы тарафыннан кабул ителә. Сайлап алуның турыдан-туры этабы онлайн-форматта 7-8 ноябрьдә узачак. Чарада катнашу бушлай.

Дүшәмбе, 26 октябрь 2020, 10:33