Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Владимирович Щебланов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Елена Быкова тапшырдылар.

Евгений Владимирович Тамбов өлкәсенең Моршан районы Давыдово авылында туа. 10 сыйныфны, аннары Саратов авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрофикацияләү институтын тәмамлый. Сугыш елларында туган җирендә авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнә. 1953 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1954 елда өйләнә. Лаеклы ялга чыкканчы «Сельхозтехника» предприятиесендә баш инженер булып эшли. Хатыны белән бергә бер кыз тәрбияләп үстергән, ике оныгы бар.
Евгений Владимирович РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы инженеры, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 12 октябрь 2020, 16:14