Мэриядә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр Комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Агымдагы елның тугыз аенда аварияләрнең торышы турындагы доклад белән Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков чыгыш ясады.
ЮХИДИ башлыгы хәбәр иткәнчә, 9 ай эчендә Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 357
юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән, анда 14 кеше һәлак булган, 438 кеше төрле
дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Мәсәлән, маневрлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 147 юл-транспорт һәлакате килеп чыккан, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән
һәм 189 кеше яраланган, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле 71
юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән биш кеше һәлак булган һәм 111
кеше яраланган, җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 40
юл-транспорт һәлакәте булган, анда 41 кеше яраланган. Тизлек режимын
сакламау сәбәпле 14 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, анда өч кеше һәлак
булган һәм 14 кеше тән җәрәхәтләре алган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 октябрь 2020, 08:38