Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 16-23 октябрьдә Яр Чаллыда «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia региональ чемпионатының муниципаль этабы узачак. Ярышлар 15 компетенция буенча үткәреләчәк: «Электроника», «Мобиль робототехника», «Ресторан сервисы», «Медицина һәм социаль карау», «Кече сыйныфларда укыту», «Икмәк пешерү», «Эшмәкәрлек», «Туризм», «ЧПУ станогында фрезер эшләре», «Кузов ремонтлау», «Лазер технологияләре», «Тавыш режиссурасы», «Эретеп ябыштыру технологияләре»,  «Прототиплаштыру». Хәзерге вакытта катнашырга теләк белдереп 53 укучы гариза биргән.

WorldSkills Russia 2019 «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионатында Чаллы студентлары 14 медаль яуладылар. Педагогия көллияте, В.Д. Поташов ис. техник көллият укучылары, политехника көллияте,Е.Н.Батенчук ис. Кама төзелеш көллияте, Л.Б. Васильев ис. Кама автомеханика техникумында белем алучылар  Татарстан командасы копилкасына 6 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль китерде.

Җомга, 16 октябрь 2020, 10:10