Мы в социальных сетях

 24 октябрьдә 8:00дән 12:00 сәгатькә кадәр чаллылылар файдаланылган батарейкаларны тапшыра алачак. Кабул итү пункты Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе холлында Җиңүнең 40 еллыгы ур., 64 адресы буенча урнаштырылачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, эшләнелгән химик ток чыганаклары көнкүреш чүп-чарының 1 нче куркынычлылык классына керә. Бер мини батарейка 10-15 квадрат метр туфрак яки 400 литр суны зарарлау сәләтенә ия, шуңа күрә әйләнә-тирә мохитнең пычрануын булдырмау максатыннан куркыныч калдыкларны утильләштерергә кирәк.

Пәнҗешәмбе, 22 октябрь 2020, 08:41