Җомга, 6 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар Nivea компаниясе тарафыннан оештырылучы "Шугалагың өчен тавыш бир!" конкурсына ярдәм итү йөзеннән, Шишкин бульварындагы шугалакны торгызу өчен тавыш бирергә тиеш. Сүз 1988 елда 19 нчы мәктәп территориясендә төзелгән «Юность» хоккей тартмасын реконструкцияләү турында бара.
"Үз шугалагың өчен тавыш бир!" хәйрия конкурсында катнашу буенча гаризаны Чаллы егете Альберт Гыйльманов калдырды. Автор билгеләп үткәнчә, хоккей кортына ремонт кирәк, аның агач бортлары черегән. Мәйданчыкта 80нән артык яшүсмер һәм яшьләр шөгыльләнә, алар «Алтын алка» спорт ярышларының шәһәр этапларында даими катнашучылар һәм җиңүчеләр булып торалар.
Тавыш бирү 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган катнашучы фигуралы тимераяклар алачак, ә ул сайлаган шугалакны 2020 елның 19 октябреннән 31 декабренә кадәр торгызырга тиешләр. Узган елларда конкурс кысаларында 18 шугалак ремонтланды.
Хәзерге вакытта Чаллы 4310 тавыш белән икенче урында тора. Рязань алда бара, аларның 5010 тавышы бар. Өченче урында 3902 тавыш белән Кыштым.
Тавыш бирүне монда узарга була.

Пәнҗешәмбе, 15 октябрь 2020, 09:05